Арча муниципаль районы Лесхоз урта мәктәбендә «Батарейкалар, бирешегез!» экологик акциясе узган. Аны «Табигать варислары» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр оештырган.
Укучылар көче белән барлыгы 39 кг батарейка җыелган.
«Файдаланылган батарейкалар экологиягә зыян китерә. Статистика мәгълүматларына караганда, чүп чиләгенә ташланган бармак зурлыгындагы бер батарейка 20 квадрат метр җирлекне авыр металл белән пычратырга мөмкин. Шул сәбәпле алар махсус оешмалар тарафыннан утильләштерелергә тиеш. Мондый акцияләр үткәрү – әйләнә-тирә мохитне саклауга зур булмаган өлеш кертү өчен менә дигән мөмкинлек», – дип билгели «Табигать варислары» мәктәп урманчылыгында катнашучы Гадел Сәлахов.