Быел «Лениногорск урман хуҗалыгы» ДБУ төп урман барлыкка китерүче токым орлыкларын әзерләү планын арттырып үтәгән. Урман хуҗалыгы директоры вазыйфаларын башкаручы Руслан Куличков сүзләренә караганда, белгечләр тарафыннан барлыгы 3240 кг орлык җыелган. Аларның 15 кг – нарат, 225 кг – каен һәм 3000 кг – имән.
«План буенча барлыгы 275 килограмм урман үсемлекләре орлыгы әзерләргә кирәк иде, – дип хәбәр итте Руслан Куличков. – План имәннең югары уңышы хисабына арттырып үтәлде. Барлык орлыклар да Татарстан Республикасының Урманнарны яклау үзәгендә тикшерү уздылар. Аларга беренче һәм икенче сыйфат класслары бирелде. Имән чикләвекләренең бер өлеше көзен базислы урман питомнигында чәчелде».