ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында 2021 елда урманнарны яңадан торгызу буенча башкарылган эшләргә йомгак ясалды. «Татарстан Республикасында барлыгы 7253 гектар мәйданда урманнарны торгызу һәм үрчетү эшләре башкарылды, – дип сөйләде ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының урманнарны торгызу һәм үрчетү бүлеге җитәкчесе Тимур Галиев. – Шулардан 3855 гектарда башкарылган эшләр «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты кысаларында «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектына туры килә. Тикшерүләр нәтиҗәсендә урманнарны торгызу чараларының, тиешле таләпләргә туры китереп, үз вакытында агротехник срокларда башкарылуы билгеле булды».
«Шулай ук быел ведомство карамагындагы учреждениеләр – урман хуҗалыклары хезмәткәрләре тарафыннан – 1748 гектарда, Азнакай муниципаль районында 1650 гектарда авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә саклагыч урман үсентеләре утыртылды. Исегезгә төшерәбез, Азнакай районы чикләрендә мондый утыртмалар «Татнефть» ГАҖ инициативасы белән парник газлары чыгаруны компенсацияләү кысаларында оештырылды», – дип өстәде Тимур Галиев.