ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы: 2021 елда «Экология» илкүләм проекты кысаларында урманнарны торгызу өчен 33 млн. утырту материалы үстерелде

2021 елның 10 ноябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасында базислы урман питомникларында утырту материалын инвентаризацияләү эшләре төгәлләнде. ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының урманнарны торгызу һәм үрчетү бүлеге мәгълүматлары буенча, быел барлыгы 33 млн. үсенте һәм кәлшә үстерелгән, шул исәптән ТР Урман селекция-орлыкчылык үзәгендә ябык тамыр системасы белән 12 млн.данә кәлшә җиткерелгән Шуларның 24,6 млн.– ылыслы токым, 7,7 млн. – яфраклы токым, 0,7 млн. данәсе – куаклар.

«Утырту материалын җитештерү «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты кысаларында «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» региональ проектының өстәмә күрсәткече булып тора», – дип сөйләде ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров. – Быел без планны 7 процентка арттырып үтәдек һәм 33 миллион данә кәлшә үстердек. Бу сан 2022 елда төбәк проекты кысаларында урманнарны торгызу һәм  үрчетү буенча эшләр башкару өчен җитәрлек булып тора».

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасында барлыгы 51 базислы урман питомнигы бар. Шулай ук урман тармагы белгечләре теплицаларда да утырту материалы үстерә. Мондый тәҗрибә Идел буе, Ары, Бөгелмә, Арча һәм башка урман хуҗалыкларында җәелдерелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International