12 ноябрь – Песнәк көне

2021 елның 12 ноябре, җомга

12 ноябрьдә Россия Федерациясендә «Песнәк көне» экологик бәйрәме үткәрелә. Бәйрәм Россия Кошларны саклау берлеге инициативасы белән оештырыла.

Бу көнне илнең төрле торак пунктларында яшәүчеләр «кышкы кунаклар» – Россия төбәкләрендә кышлауга калучы кошлар: песнәк, купшы чыпчыклар, карабүрекләр, күкшәләр, чечетлар, урман чыпчыклары белән очрашуга әзерләнә. Алар бу кошлар өчен азык, шул исәптән «песнәк ризыклары» да: тозсыз туңмай, кабак, көнбагыш орлыклары әзерли, җимлекләр ясап элә.

Быел Россия Кошларны саклау берлеге социаль челтәрләрдә «Песнәк көне» экологик бәйрәменә багышланган марафон уздырачак. Ул 15-19 ноябрь көннәрендә оештырылачак. Марафонда катнашучылар кышкы чорда кошларның әһәмияте, рационы һәм аларны ашатып тору үзенчәлекләре турында беләчәк.

Тулырак мәгълүматлар: http://www.rbcu.ru/news/36986/.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International