Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы тармакның кадрлар потенциалын формалаштыруга һәм камилләштерүгә аерым игътибар бирә. Кадрлар сәясәтенең өстенлекле юнәлешләре – һөнәри әзерлек, яңадан әзерләү, белем бирү оешмаларында хезмәткәрләрнең квалификациясен күтәрү, аларның осталыгын һәм күнекмәләрен ачу өчен шартлар тудыру һәм һөнәри үсешкә ярдәм итү.
«Ел башыннан бирле 14 кеше – Министрлыкның дәүләт граждан хезмәткәрләре, республика урманчылыклары һәм урман хуҗалыклары хезмәткәрләре белем эстәде, – дип сөйләде Министрлыкның дәүләт хезмәте һәм кадрлар мәсьәләләре секторы мөдире Эльвира Зыятдинова. – Хәзерге вакытта тагын 8 кеше курслар уза. Укулар «Урман хуҗалыгы хезмәткәрләренең һәм белгечләренең квалификациясен күтәрү Бөтенроссия институты» ӨҺБ ФАУ һәм Казан (Идел буе) федераль университетының Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе базасында оештырылды».