Татарстан Республикасында урман хасил итүче төп токымнарның орлыкларын әзерләү дәвам итә

2021 елның 16 ноябре, сишәмбе

Татарстан Республикасында урман хасил итүче төп токымнарның орлыкларын әзерләү дәвам итә. ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының урманнарны торгызу һәм үрчетү бүлеге белгечләре мәгълүматлары буенча, быелның 16 ноябренә 19,1 мең кг орлык җыелган, шулардан нарат – 378 кг, чыршы – 207 кг, карагай – 22 кг, каен һәм юкә – 1,1 мең кг, имән – 17,4 мең кг.

Орлык әзерләү буенча алдынгылар арасында – республиканың Мамадыш, Кызыл Йолдыз, Лениногорск һәм Чирмешән урман хуҗалыклары.

Исегезгә төшерик, урман үсемлекләре орлыкларын әзерләү «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты кысаларында «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектының өстәмә күрсәткече булып тора. Проект нигезендә, быел 11,4 мең килограммнан да ким булмаган күләмдә орлык әзерләргә кирәк булган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International