Бүген ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында түгәрәк өстәл утырышы булып узды, анда экология, сәнәгатьне декарбонизацияләү һәм «яшел» икътисадны үстерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Фикер алышуда ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ генераль директоры Рафинат Яруллин, «НИИнефтепромхим» АҖ генераль директоры Илдар Гамилов, ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы, «Татнефть» ГАҖ, «Транснефть – Прикамье» АҖ, «Нижнекамскнефтехим» ГАҖ, «Татэнерго» АҖ, «Татэнергосбыт» АҖ, «Казаньоргсинтез» ГАҖ һ.б. вәкилләре катнашты.
Утырышны ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров ачты. «Һичшиксез, киләчәк – табигать ресурсларыннан нәтиҗәлерәк файдалануга һәм халыкның тормыш сыйфатын күтәрүгә ярдәм итүче «яшел» икътисад өчен. Әмма әлеге модельгә күчү өчен гамәлдәге производстволарны үзгәртеп кору һәм модернизацияләү буенча озак чорны уздырып җибәрергә кирәк, – дип билгеләде ул. – Бүген без Татарстанда һәм дөньяда бу юнәлештә ниләр эшләнүе турында фикер алышырга җыелдык».
Түгәрәк өстәлдә «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ генераль директоры Рафинат Яруллин, Россиядә UPM корпоратив мөнәсәбәтләре директоры Наталия Малашенко һәм ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының урманнарны торгызу һәм үрчетү бүлеге җитәкчесе Тимур Галиев докладлар белән чыгыш ясады.
Рафинат Яруллин «яшел» икътисадның принциплары, төп юнәлешләре, экологик проектларны гамәлгә кертү буенча алдынгы илләр, урман сәнәгатендәге трендлар һәм башкалар турында сөйләде. «Көньяк Корея «яшел» икътисад формалаштыру буенча дөнья лидерларының берсе булып тора. Анда «яшел» транспорт төрләренә, төче суның альтернатив чыганакларына, калдыкларны эшкәртү технологияләренә, паркларны үстерүгә, шәһәр читендәге елгаларны төзекләндерүгә игътибар бирелә, – диде ул. – Шулай ук Көньяк Кореяда экологик инновацияләр белән җитештерелгән товарларны «яшел» куллануга этәргеч бирү өчен «яшел түләү карталары» системасы да эшли башлаган. Мондый карталар ярдәмендә «яшел» товарларны куллану һәм хезмәт күрсәтү, шәхси транспорт урынына җәмәгать транспортыннан айдалану, шулай ук энергия ягыннан нәтиҗәле товарларны куллану исәпкә алына.
Наталия Малашенко UPM эшчәнлегенең юнәлешләре, компаниянең климат үзгәрешләренә каршы көрәшкә керткән өлеше, парник газлары чыгарылуын киметү, йомык цикл икътисады, биоягулык һәм биомедикаментлар булдыру турында мәгълүмат җиткерде. Аерым алганда, ул хәбәр иткәнчә, стратегия нигезендә компания ел саен 50 млн. агач утырта икән.
Тимур Галиев түгәрәк өстәлдә катнашучыларны Татарстан Республикасы урман хуҗалыгының торышы белән таныштырды. Ул урманнарны торгызу һәм үрчетү буенча башкарыла торган эшләр, стандарт утырту материалын үстерү, сертификацияләү һәм башкалар турында сөйләде.
Түгәрәк өстәл азагында «яшел» икътисадны үстерү мөмкинлекләре турында фикер алышу булды.