2021 елда ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы Лубян урман-техника көллияте һәм Казан дәүләт аграр университеты ярдәмендә мәктәп урманчылыклары хәрәкәтен үстерү буенча гомуми белем бирү учреждениеләрендәге эшне активлаштырып җибәрде.
Бүген Татарстан Республикасында 115 мәктәп урманчылыгы эшли, аларда 1540 бала һәм яшүсмер шөгыльләнә. Соңгы вакытта Лениногорск һәм Спас муниципаль районнарында 5 яңа берләшмә төзелде. Тәрбияләнүче балаларның уртача яше – 14 яшь. Һәр мәктәп урманчылыгында Министрлыкның ведомство буйсынуындагы учреждениесеннән мәктәп укучылары өчен теоретик һәм практик дәресләр үткәрә торган җитәкче-педагог һәм куратор бар.
2021 елның мөһим казанышларының берсе – мәктәп урманчылыклары слетларын үткәрү традицияләрен яңарту. Быелгы слет 29 июльдән 31 июльгә кадәр Кукмара муниципаль районының Лубян авылында узды. Чарага республиканың 31 мәктәп урманчылыгыннан 90 кеше җыелды. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, форум Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең санитар-эпидемиологик кагыйдәләре һәм Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы таләпләре нигезендә оештырылды.