Бүген Министрлыкта республика бюджетыннан урман тармагының яшь белгечләренә бер мәртәбә акчалата түләүләр бирү документларын карау буенча комиссия утырышы узды. Комиссия составында ТР урман хуҗалыгы министры урынбасарлары Илгизәр Зарипов, Рәис Гомәров, эшләр идарәчесе Эльмира Шаһаева, Министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләре бар иде.
Утырыш барышында Нурлат, Әлки, Кайбыч, Кызыл Йолдыз, Әгерҗе урманчылыгында, Лаеш һәм Чирмешән урман хуҗалыгында быел эшкә урнашкан 7 яшь белгечнең документлары каралды.
Исегезгә төшерәбез, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгына караган дәүләт учреждениеләренә эшкә кергән урман секторының яшь белгечләренә бер тапкыр акчалата түләү бирү тәртибе Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 16.12.2019 № 1144 карары нигезендә билгеләнде. Түләү алуга урман профильле уку йортларын тәмамлаган һәм финанс ярдәме күрсәтү турында килешү төзелгән көннән алып кимендә өч ел дәвамында учреждениеләрдә эшләргә мәҗбүр булган 30 яшькә кадәрге яшь белгечләр дәгъва итә ала.
Профессиональ белем бирү оешмасын тәмамлаган яшь белгечләр 150 мең сум, югары белем бирү оешмасын тәмамлаучылар 300 мең сум күләмендә акча алырга мөмкин.