Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы Россия Федерациясе Урман кодексының 50.4-1 статьясы нигезләмәләрен аңлата

2021 елның 24 ноябре, чәршәмбе

Күпсанлы мөрәҗәгатьләр булу сәбәпле, Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы Россия Федерациясе Урман кодексының «Агач җыю урыннары (пунктлары)» дип исемләнгән 50.4-1 статьясы нигезләмәләрен аңлатты.

Исегезгә төшерәбез, 2021 елың 4 февралендәге 3-ФЗ номерлы федераль законның 4 статьясындагы 1 өлеше нигезендә, милек хокукында яисә башка законлы нигездә агач туплау урыннары (пунктлары), урман эшкәртү инфраструктурасы объектлары булган затлар агач һәм аның белән сәүдә итүне исәпкә алуның бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмати система операторына мәҗбүри рәвештә 50.6 Урман кодексының 9 статьясындагы 11 һәм 12 өлешендә каралган көчәйтелгән квалификацияле электрон имза белән имзаланган электрон документ формасындагы мәгълүмат тапшырырга тиеш. Алар гомуми кулланылыштагы мәгълүмати-телекоммуникацион челтәрләрне, шул исәптән «Интернет» челтәрен дә кулланып, дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталын да кертеп, агач һәм аның белән сәүдә итүне исәпкә алуның бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмати системасына яки дәүләт властенең вәкаләтле органына яки җирле үзидарә органына урнаштырылырга тиеш.

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Агач җыю урыннарын (пунктларын) билгеләү һәм характеристикасына таләпләрне раслау турында»гы карары проекты нигезендә, агач җыю төшенчәсе астында агач һәм аны эшкәртү продукциясен саклауның дәүләт урман реестрына кертелгән һәм идентификация номеры булган барлык урыннары карала.

Күрсәтелгән таләпләр түбәндәгеләргә кагылмый:

– урман бүлемтеге чикләрендәге Урман кодексы нигезендә шундый юл белән агач әзерләү хокукына ия булган затларның агач саклау урыннары;

– Урман кодексының 501 статьясындагы 1 өлешендә күрсәтелгән агач эшкәртү продукциясен җитештерүдәге агач эшкәртү урыннары;

– гражданнар тарафыннан үз ихтыяҗлары өчен әзерләнгән, гражданнар һәм оешмалар сатып алган агачны саклау урыннары;

– дәүләт яки муниципаль учреждениеләр милкендәге (Урман кодексының 19 статьясында күрсәтелгән учреждениеләрдән тыш) һәм бары тик гражданнар, тиешле учреждениеләр һәм оешмалар ихтыяҗлары өчен генә кулланыла торган ваклап сату базары яисә берәмләп сату оешмасы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International