ИФО буенча урман хуҗалыгы департаментында 2022 елда урман корылышы эшләрен уздыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2021 елның 25 ноябре, пәнҗешәмбе

Бүген Идел буе федераль округы буенча урман хуҗалыгы департаментында 2022 елда урман корылышы эшләрен уздыру мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды. Аны Департамент башлыгы урынбасары Антон Трифонов үткәрде.

Чарада ИФО урман хуҗалыгы белән идарә органнары вәкилләре, шул исәптән Татарстан Республикасыннан – ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов, дәүләт урман реестры, урманнардан файдалану һәм урман корылышы бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Василий Чернов катнашты.

Киңәшмәдә Идел буе федераль округы буенча арман хуҗалыгы департаменты башлыгы урынбасары Антон Трифонов һәм Федераль урман хуҗалыгы агентлыгының җир мөнәсәбәтләре һәм урман корылышы идарәсе башлыгы Инна Жандильдинова чыгыш ясады. Алар «Россия Федерациясе Урман кодексына һәм «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» федераль законның 14 һәм 16 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында» 02.07.2021 №304-ФЗ федераль законның төп нигезләмәләре турында сөйләделәр һәм видеоконференциядә катнашучыларның сорауларына җавап бирделәр.

Шулай ук утырыш барышында урман хуҗалыгы белән идарә итүче төбәк органнарының урман корылышы эшләре объектларына карата тәкъдимнәре, федераль дәрәҗәдә урман корылышы уздыру планын формалаштыру сроклары һәм башкалар турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International