ТР Урманнарны яклау үзәгендә урман үсемлекләре орлыклары партияләреннән пробалар сайлап алучыларны аккредитацияләү эше дәвам итә

2021 елның 26 ноябре, җомга

«Рослесозащита» ФБУ филиалы – Татарстан Республикасының Урманнарны яклау үзәгендә урман үсемлекләре орлыклары партияләреннән пробаларны сайлап алучыларны аккредитацияләү эше дәвам итә. Ел башыннан Кайбыч махсус урман хуҗалыгы, Әлмәт, Арча, Лубян һәм Саба өйрәнү-сынау урман хуҗалыклары хезмәткәрләренә аккредитация турында 6 таныклык бирелгән.

Аккредитацияләү барышында инструктаж үткәрелгән, урман орлыкчылыгы өлкәсендәге норматив документлар, урман үсемлекләре партияләреннән пробаларны сайлап алу ысуллары турындагы белемнәре тикшерелгән.

Исегезгә төшерәбез, мондый аккредитация яңа белгечләр өчен дә, документының гамәлдә булу срогы чыккан кешеләр өчен дә үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International