ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы командасы ТР дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында волейбол ярышларында катнашты

2021 елның 27 ноябре, шимбә

Бүген Казанда «Буревестник» ябык йөзү бассейны базасында Татарстан Республикасы дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында волейбол буенча ярышлар узды. Ярышларда Тимур Галиев, Дмитрий Анохин, Илназ Хөсәенов, Рамил Гыйльманов, Инсаф Ихсанов һәм Илфир Гыйбадуллин составындагы ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы командасы катнашты.

Министрлык белгечләре Федераль казначылыкның ТР буенча идарәсе командасына каршы уйнады.

«Мин уеннан бик күп уңай хис-кичерешләр һәм тәэсирләр алдым. Бик кызыклы, мавыктыргыч һәм күңелле булды, – дип билгеләде Рамил Гыйльманов. – Волейбол ярышлары дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында соңгысы иде. Киләсе ел уеннарын түземсезлек белән көтеп калабыз».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International