Россия хөкүмәте агач характеристикасын билгеләү һәм аны исәпкә алу тәртибен раслаган.
Тиешле карар хокукый мәгълүматның рәсми дәүләт интернет-порталында 2021 елның 30 ноябрендә басылып чыкты.
Әлегә кадәр Россия Федерациясендә агач материалын исәпкә алу буенча бердәм таләпләр юк иде. Расланган документта, агач материалы характеристикаларын билгеләгәндә һәм аны исәпкә алганда, беренче тапкыр төп 2 параметр регламентланган: яңадан торгызу нормасы һәм баланссызлык нормасы. Беренчесе – агач штабельләрен үлчәү процессының төгәл таләпләрен, икенчесе агач материалын складларда исәпкә алганда һәм аны инвентаризацияләгәндә барлыкка килә торган мөмкин булган хилафлыклар күләмен билгели.
Инде якын араларда урман хуҗалыгын цифрлы трансформацияләү барышында агач материалын урман кисүдә, складта, эшкәртү предприятиесендә яисә транспорт чарасында «тасвирлый торган» электрон документлар әйләнешкә керәчәк. Бу документларның барысын да бары тик агачның характеристикаларын билгеләү һәм исәпкә алу тәртибе таләпләре нигезендә генә формалаштырырга мөмкин булачак.
Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы матбугат хезмәте