Татарстанда 3,3 мең гектардан артык мәйданда урманнарда санитар-савыктыру чаралары үткәрелгән

2021 елның 7 декабре, сишәмбе

Татарстан Республикасында урман утыртмаларының санитар торышын яхшырту эшләре дәвам итә. ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре белешмәләренә караганда, быелның 7 декабренә санитар-савыктыру чаралары 3,3 мең га мәйданда үткәрелгән, шул исәптән 2,7 мең гектардан ликвидсыз агачлар җыеп алынган. Республиканың Саба, Кәләй, Исләйтар һәм Чирмешән өйрәнү-сынау урман хуҗалыклары хезмәткәрләре югары темплар белән эшли.

Исегезгә төшерик, санитар-савыктыру чаралары урманнарны саклау чаралары комплексының бер өлеше булып тора. Алар үсентеләрнең биологик тотрыклылыгын саклау, урманда патологик процессларның киң үсешен кисәтү, корткычлардан һәм авырулардан зыяннарны киметү максатларында үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International