Министрлыкта Түбән Новгород өлкәсе делегациясе белән очрашу узды

2021 елның 7 декабре, сишәмбе

Бүген ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов Түбән Новгород өлкәсенең урман хуҗалыгы һәм хайваннар дөньясы объектларын саклау министры урынбасары Эдуард Леонтьев белән очрашты. Очрашуда Министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләре Рамил Гыйльманшин, Фәнил Әхмәдуллин, Алексей Мосунов һәм башкалар катнашты.

Очрашу барышында урман тармагын цифрлы трансформацияләү, яңа системалар һәм сервислар кертү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Министрның беренче урынбасары Илгизәр Зарипов катнашучыларны Татарстанда барган урман комплексын цифрлаштыру эшләре белән таныштырды. Ул республикада эшләнгән һәм гамәлгә кертелгән ТР Урман фонды геомәгълүмат системасы һәм дистанцион зоналар билгеләү күрсәткечләре нигезендә урман фондының торышын күзәтү һәм контрольдә тоту сервисы турында сөйләде. «Әлеге системалар урман ресурсларын исәпкә алу һәм алар белән идарә итү эшчәнлеген автоматлаштырырга, урман утыртмаларын законсыз кисү очракларын, урман патологиясе булган кишәрлекләрне вакытында ачыклау мөмкинлеген бирә», – дип билгеләп үтте Илгизәр Зарипов.

«Быел Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан күрсәтелә торган, дәүләт урман реестрыннан өземтәләр бирү, урман декларацияләрен һәм урманнардан файдалану турында хисаплар кабул итү, урман кишәрлекләрен түләүсез файдалануга бирү, аукцион нәтиҗәләре буенча һәм сатулар үткәрмичә арендага бирү кебек дәүләт хезмәтләрен электрон рәвешкә күчерү проекты гамәлгә ашырылды», – дип өстәде министрның беренче урынбасары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International