Азнакай урманчылыгы территориясендә урман утыртмаларының санитар торышын яхшырту эшләре төгәлләнде

2021 елның 9 декабре, пәнҗешәмбе

Азнакай урманчылыгының урман фонды территориясендә урман утыртмаларының санитар торышын яхшырту буенча эшләр төгәлләнде. ТР «Азнакай урман хуҗалыгы» ДБУ директоры Эдуард Чикуров сүзләренә караганда, барлыгы 96 га мәйданда санитар-савыктыру чаралары башкарылган, шул исәптән, 60 га мәйданнан ликвид булмаган агачлар җыелган.

«Киләсе елда мондый эшләр 100 га мәйданда башкарылачак. Аларга апрель аенда керешергә планлаштырабыз», - дип өстәде ул.

Исегезгә төшерәбез, санитар-савыктыру чаралары урманнарны саклау чаралары комплексының бер өлеше булып тора. Алар утыртмаларның биологик тотрыклылыгын саклау, урманда патологик процессларны киң җәелдерүне кисәтү, корткычлар һәм авырулар салган зыянны киметү максатларында үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International