Бүген Министрлыкта республика урман фондын булдыру буенча юл картасын эшләү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Аны ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов үткәрде. Фикер алышуда Татарстан Республикасы җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Максим Рогожкин, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов, «Татарстан Республикасы пространство белешмәләре фонды» ДБУ директоры урынбасары Руслан Комаров һәм башкалар катнашты.
Киңәшмәдә министрның беренче урынбасары Илгизәр Зарипов республика урман фондын булдыру мәсьәләсенең актуальлеген ассызыклады. «Әлеге йөкләмә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургалиевич Миңнеханов тарафыннан бирелде. Урман фондына кермәгән барлык урманнарны исәпләргә кирәк, – дип билгеләп үтте ул. – Төрле күрсәткечләр буенча, бездә мондый урманнар 90-150 мең гектар мәйданны били».
Утырыш барышында урман фондына кермәгән саклагыч утыртмаларның чикләрен ачыклау белән ортофотопланнарын цифрлаштыру, мондый урманнарның кадастр чикләрен билгеләү, республика урман фондын булдыру буенча норматив-хокукый эш алып бару һ.б. мәсьәләләр каралды.