ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы: 2021 елда «Экология» илкүләм проекты кысаларында төп урман барлыкка китерүче токымнардан 40,2 тонна орлык әзерләнде

2021 елның 10 декабре, җомга

Татарстан Республикасында «Экология» илкүләм проекты кысаларында төп урман барлыкка китерүче токым орлыкларын әзерләү эшләре төгәлләнде. Мәсәлән, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының урманнарны торгызу һәм урман үрчетү бүлеге мәгълүматлары буенча, быел барлыгы 40,2 мең кг орлык җыелган, шулардан 395 кг – нарат, 207 кг – чыршы, 38 кг – карагай, 1,1 мең кг – каен, 40 кг – юкә, 790 кг  – корычагач, 37,6 мең кг – имән орлыгы.

Орлык әзерләү урман кишәрлекләрендә, шулай ук урман орлыкчылык объектларында - 91 га мәйданлы орлык алу плантацияләрендә һәм 1251 га даими орлык алу кишәрлекләрендә алып барылган.

«Урман үсемлекләре орлыкларын җыю «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты буенча «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектының өстәмә күрсәткече булып тора», –дип искәртте ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров. – Быел без билгеләнгән планны 251% арттырып үтәдек. Имән һәм каенның югары уңыш бирүе сәбәпле, без шушы күләмдә орлык әзерли алдык. Барлык орлыклар да Татарстан Республикасы урман саклау үзәгендә тикшерү узды, аларның сыйфаты турында сертификатлар бирелде».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International