ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында 2021 елның 2 яртыеллыгында федераль дәүләт урман контроле (күзәтчелек) өлкәсендә хокук куллану практикасы нәтиҗәләре турында фикер алыштылар

2021 елның 15 декабре, чәршәмбе

Бүген Министрлыкта федераль дәүләт урман контроле (күзәтчелек) өлкәсендә 2021 елның 2 яртыеллыгында хокук куллану практикасы нәтиҗәләре хакында ачык фикер алышу булды. Чара Zoom платформасы базасында конференция режимында узды.

Утырышта ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов, урманчылыкларның җитәкче-урманчылары, аларның урынбасарлары, урманны саклау һәм яклау буенча инженерлар, урман осталары һәм урманнан файдаланучылар катнашты.

Чарада төп доклад белән Министрлыкның дәүләт контроле һәм күзәтчелек бүлеге җитәкчесе Айрат Әхмәров чыгыш ясады. Ул 15 декабрьгә дәүләт урман инспекторлары тарафыннан урман фонды җирләрендә 21,3 меңнән артык патрульлек уздырылуы, административ хокук бозу турында 1071 беркетмә төзелүе турында сөйләде. Урманнарда янгын һәм санитария куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу аеруча киң таралган хокук бозулар булып кала.

Шулай ук Айрат Әхмәров юридик затларны һәм шәхси эшкуарларны тикшерү, «Лесовоз», «Ель» ведомствоара оператив-профилактик чаралары, Татарстан Республикасында агач материалын законсыз әзерләү, транспортировкалау, эшкәртү, сату һәм экспортлауны кисәтү һәм бетерү мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссия эше, гражданнарның гаризаларын һәм мөрәҗәгатьләрен карау нәтиҗәләренә һәм башкаларга да тукталды.

Нотыкчы федераль дәүләт урман контролен (күзәтчелеген) гамәлгә ашыруга кагылышлы законнардагы үзгәрешләргә аерым игътибар бирде. «2020 елның 31 июлендә контроль-күзәтчелек эшчәнлеге өлкәсен күләмле дәрәҗәдә үзгәртеп кору кысаларында дәүләт һәм муниципаль контрольлек оештыруның һәм аны гамәлгә ашыруның яңа тәртибен билгели торган 248-ФЗ номерлы федераль закон кабул ителде. Бу хакта сөйләгәндә законда мәҗбүри таләпләр бозылуны кисәтү, ачыклау һәм чикләү максатында контроль (күзәтчелек) органнары эшчәнлеге турында сүз бара, – диде Айрат Әхмәров. – Бу хокук бозуларны кисәтү, гражданнар һәм оешмалар тарафыннан мәҗбүри таләпләр үтәлешен бәяләү, хокук бозуларны ачыклау, аларны булдырмый калу һәм аларның нәтиҗәләрен бетерү хисабына ирешелә».

Утырыш азагында федераль дәүләт урман контроле (күзәтчелеге) өлкәсендә хокук куллану тәҗрибәсе һәм аның нәтиҗәлелеген арттыру мөмкинлекләре турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International