Министрлыкта дәүләт урман инспекторларының хезмәт әзерлеге буенча дәрес узды

2021 елның 15 декабре, чәршәмбе

Бүген Министрлыкта Татарстан Республикасы урман фонды җирләрендә федераль дәүләт урман контролен (күзәтчелеген) гамәлгә ашыру буенча дәүләт урман инспекторларын эшкә әзерләү буенча дәрес узды. Онлайн һәм офлайн-форматларда узган чарада ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов, урманчылыкларның җитәкче-урманчылары, аларның урынбасарлары, урманны саклау һәм яклау буенча инженерлар, урман осталары, урман хуҗалыклары директорлары катнашты.

Семинарда катнашучыларны министрның беренче урынбасары Илгизәр Зарипов сәламләде. «Быел федераль дәүләт урман контроле (күзәтчелеге) өлкәсендәге кайбер үзгәрешләр үз көченә керде. Дәрес кысаларында сезнең эшчәнлегеккә кагылышлы көнүзәк мәсьәләләр күтәреләчәк, яңа норматив хокукый база тәкъдим ителәчәк, – дип билгеләде ул. – Алдагы чорда безнең алда урман законнарын бозуларны кисәтү һәм ачыклау  эшенең нәтиҗәлелеген, контроль-күзәтчелек чараларының сыйфатын арттыру бурычы тора. Бу һәр дәүләт урман инспекторына кагыла».

Төп нотык белән Министрлыкның дәүләт контроле һәм күзәтчелек бүлеге башлыгы Айрат Әхмәров чыгыш ясады. Ул «Россия Федерациясендә дәүләт контроле (күзәтчелеге) һәм муниципаль контрольлек турында» 2020 елның 31 июлендәге 248-ФЗ номерлы федераль законның төп нигезләмәләре һәм РФ Хөкүмәтенең«Федераль дәүләт урман контроле (күзәтчелеге) турында» 2021 елның 30 июнендәге 1098 номерлы карары турында сөйләде.

«248-ФЗ номерлы федераль закон хокук бозуларны профилактикалауга тикшерүләр үткәрү басымын киметә, – дип ассызыклады Айрат Әхмәров. – Мәгълүматлаштыру, хокук куллану тәҗрибәсен гомумиләштерү, кисәтүләр белдерү, киңәшләр бирү һәм профилактик визит кебек төрле чаралар кертелә. Контроль-күзәтчелек чаралары өлешендә тикшерүләр ясау, рейд белән тикшерүләр, документарны тикшерү, күчмә тикшерүләр уздыру, мәҗбүри таләпләр үтәлешен күзәтү һәм күчмә тикшеренүләр каралган».

Дәүләт урман контролен (күзәтчелеген) гамәлгә ашырганда куркынычларга бәя бирү һәм аларга идарә итү системасы кулланыла, дип өстәде нотыкчы. «Билгеләнгән таләпләргә караганда, контрольлек объектлары хәвеф-хәтәрнең өч категориясе – шактый, уртача һәм түбән дәрәҗәдә куркынычлылык белән билгеләнә, – диде Айрат Әхмәров. – Контроль-күзәтчелек чараларын үткәрүнең ешлыгы шуңа бәйле».

Шулай ук спикер урманнарны саклау мәсьәләләренә, мәгълүматларны контроль (күзәтчелек) чараларының бердәм реестрына кертү тәртибенә һәм федераль дәүләт урман контролен (күзәтчелеген) гамәлгә ашыручы вазыйфаи затлар карарларына, гамәлләренә (гамәл кылмавына) карата шикаять белдерү тәртибенә дә тукталды.

Дәрес ахырында Айрат Әхмәров катнашучыларның сорауларына җавап бирде, аерым алганда, мәҗбүри таләпләрне һәм муниципаль хокукый актларда билгеләнгән таләпләрне бозуга юл куймау турында кисәтүләр бирү, Россия Федерациясенең урман законнары өлешендә административ хокук бозулар турында актлар төзү һ.б. турында мәгълүмат җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International