Бүген Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгында Татарстан Республикасында агач материалын законсыз әзерләү, транспортировкалау, эшкәртү, сату һәм чит илгә озатуны кисәтү һәм чикләү мәсьәләләре буенча комиссия утырышы булды. Киңәшмә видеоконференция режимында ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов рәислегендә узды.
Утырыш башында «Рослесозащита» филиалы Татарстан Республикасы Урманнарны яклау үзәге директоры вазыйфаларын башкаручы Венера Ефременкова, Россельхознадзорның ТР буенча идарәсенең фитосанитар күзәтчелек һәм орлык контроле бүлеге җитәкчесе Альберт Кадыйров һәм Министрлыкның урман фондын саклау һәм яклау секторы мөдире Алексей Мосунов чыгыш ясады. Алар урманнарда санитария куркынычсызлыгын тәэмин итү һәм Татарстан Республикасы урман фонды территориясендә карантин фитосанитар зоналар барлыкка килүенә юл куймау буенча башкарыла торган эшләр турында сөйләделәр.
Алга таба «Ель» оператив-профилактик чарасы турында Министрлыкның дәүләт контроле һәм күзәтчелек бүлеге җитәкчесе Айрат Әхмәров чыгыш ясады. «2021 елның 20 декабреннән 31 декабренә кадәр Татарстан Республикасында «Ель» операциясе узачак. Аның кысаларында ылыслы агачларны законсыз кисү очракларына юл куймау максатларында урман кишәрлекләрен тикшереп тору чаралары оештырылачак, – дип хәбәр итте ул. – Тикшереп тору эшләре урманчылыклар һәм Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының территориаль бүлекләре хезмәткәрләре арасыннан мобиль төркемнәр ярдәмендә алып барылачак».
«Ель» операциясе кысаларында халык арасында урманга сакчыл мөнәсәбәт булдыру, ылыслы яшь агачларны законсыз кисүгә юл куймау һәм урман утыртмаларына зыян салган өчен законнарда билгеләнгән җаваплылык турында аңлату эшләрен алып бару да каралган», – дип өстәде Айрат Әхмәров.
Киңәшмә азагында Татарстан Республикасында 2021 елда агач материалын законсыз әзерләү, транспортировкалау, сату һәм чит илгә озатуны кисәтү һәм чикләү мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссиянең эш йомгаклары каралды һәм киләсе елга бурычлар билгеләнде.