Бүген Министрлыкта «2021 елда Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының һәм аңа буйсынучы учреждениеләрнең эш йомгаклары һәм 2022 елга бурычлар турында» темасына видеоконференция режимында киңәшмә узды. Киңәшмәне ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров үткәрде. Чарада министр урынбасарлары, эшләр идарәчесе, Министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләре, урманчылык җитәкче-урманчылары, участоклардагы урманчылар, республика урман хуҗалыклары директорлары катнашты.
Утырышта ТР урман хуҗалыгы министры урынбасарлары Илгизәр Зарипов, Рәис Гомәров һәм дәүләт хезмәте һәм кадрлар мәсьәләләре секторы мөдире Эльвира Зыятдинова чыгыш ясады.
Министрның беренче урынбасары Илгизәр Зарипов 2021 елда урманнарны саклау, яклау һәм торгызу буенча эш комплексын үтәүгә дәүләт йөкләмәсен үтәү турында сөйләде. Шулай итеп, урманнарны торгызу эшләре 4,2 мең га мәйданда башкарылган, яклый торган урман үсентеләре 3,4 мең га мәйданда утыртылган, 4.2 мең гектар мәйданда урман культуралары өстәп утыртылган, урман культураларын агротехник яктан карау эшләре 14,3 мең га мәйданда башкарылган, базислы урман питомникларында 23 га мәйданда орлык чәчелгән, киләсе ел урман культуралары өчен туфрак әзерләү эшләре 1,4 мең га мәйданда гамәлгә ашырылган.
Шулай ук ел дәвамында урман барлыкка китерүче төп токымнарның 40,2 тонна орлыгы әзерләнгән һәм 34,1 млн. данә стандарт утырту материалы үстерелгән. Орлык әзерләү планын республиканың Азнакай, Аксубай, Әлмәт, Арча, Баулы, Биләр, Бөгелмә, Зәй, Кайбыч, Кәләй, Кама, Кызыл Йолдыз, Лаеш, Лениногорск, Мамадыш, Минзәлә, Нурлат, Тәтеш һәм Чирмешән урман хуҗалыклары белгечләре үтәгән.
Урманнарда санитар куркынычсызлыкны тәэмин итү максатларында Татарстанда урман авыруларын тикшерү эшләре 40,9 мең га мәйданда башкарылган, санитар-савыктыру чаралары - 3,5 мең га мәйданда, шул исәптән 2,8 мең гектар мәйданда файда китерми торган агачларны җыю эшләре башкарылган.
Министр урынбасары Рәис Гомәров хезмәтне саклау мәсьәләләренә, СОVID-19 инфекциясе таралуын чикләү буенча профилактик чаралар үтәлешенә, республика предприятиеләренә агач ташу, техника паркын нәтиҗәле эксплуатацияләү һәм ведомство буйсынуындагы учреждениеләрнең 2021 елгы финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләренә тукталды. Ул киләсе елда дәүләт биреме кысаларында урман хуҗалыклары уздыра торган кайбер чараларны финанслау дәрәҗәсе артачак, дип хәбәр итте. Аерым алганда, бу урманнарны янгыннан саклау һәм урманнарны карау эшләрен башкаруга кагылачак.
Эльвира Зыятдинова катнашучыларны быел тапшырылган керемнәр, чыгымнар, мөлкәт һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләр турындагы белешмәләрне анализлау нәтиҗәләре белән таныштырды.
Утырышка урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров йомгак ясады. Ул ведомство буйсынуындагы учреждениеләр җитәкчеләренә урман культуралары, урманнарны саклау, урман хуҗалыгы эшләрен башкару, федераль дәүләт урман контролен (күзәтчелеген), урман сагын гамәлгә ашыру, техниканы сакчыл эксплуатацияләүгә бәйле берничә йөкләмә бирде.
«Хокук бозуларны кисәтү һәм ачыклау эшен көчәйтергә, хокук бозуларны профилактикалауга басым ясарга кирәк, – дип ассызыклады Равил Кузюров. – Шулай ук цифрлаштыру мәсьәләләренә дә аерым игътибар итүегезне үтенәм. Татарстан Республикасында урман комплексын цифрлы үзгәртеп кору эшләре тулы куәтенә бара, кайбер сервислар һәм системалар гамәлгә кертелде, Министрлык күрсәтә торган дәүләт хезмәтләре электрон рәвешкә күчерелде. Бездә бу юнәлештә башка зур бурычлар да бар, без заман белән бергә атларга тиеш».
«Тулаем алганда, 2021 ел җиңел булмады, әмма без куелган бурычларны үтәдек, – дип өстәде министр. – Гомуми тырышлык белән без тагын да югарырак нәтиҗәләргә ирешә алачакбыз. Барыгызга да ныклы сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм уңышлар телим».
Киңәшмә азагында ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы учреждениеләр арасында үткәрелгән «Профсоюз оешмасы җитәкчесе һәм рәисе - хезмәт өлкәсендә социаль партнерлар» республика конкурсында җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды.