Күпсанлы мөрәҗәгатьләргә бәйле рәвештә Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы искәртеп уза: «Россия Федерациясе Урман кодексының 32 статьясына үзгәреш кертү турында» 2018 елның 18 апрелендәге 77-ФЗ номерлы федераль закон нигезендә гражданнар урманнарда үз ихтыяҗлары өчен ауган агачларны ирекле рәвештә җыярга мөмкин.
«Аунак» термины дигәндә каты җил, буран яисә шактый күп яуган кар нәтиҗәсендә сынып төшкән, ләкин диләнке эшләрен уздырган вакытта шул урыннарда агач кисүдән калган коры-сары булмаган агачның корыган ботаклары яисә кайрылары турында сүз бара.
Аунак агачларны кул ысулы белән, агачларны кисмичә, балта, кул пычкысы кебек механизмнар ярдәмендә генә җыярга мөмкин.