Урманнардан файдаланучылар өчен мөһим мәгълүмат

2021 елның 21 декабре, сишәмбе

«Россия Федерациясе Урман кодексына һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына урман мөнәсәбәтләрен хокукый җайга салуны камилләштерү өлешендә үзгәрешләр кертү турында»2021 елның 04 февралендәге 3-ФЗ номерлы федераль законның 4 статьясындагы 6 пунктының 4 пункты 4 пунктчасы нигезендә агач материалын транспортировкалауга озату документлары агачны исәпкә алуның һәм аның белән алыш-бирешләрнең бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмат системасын кулланып яисә аның белән интеграцияләнгән махсус программа тәэминатын кулланып электрон рәвештә генә формалаштырылачак, мондый озату документының гамәлдә булуын туктату турындагы белешмәләр күрсәтелгән мәгълүмати системага кертеләчәк.

3-ФЗ номерлы федераль законның 4 статьясындагы 6 пунктының 6 пунктчасы нигезендә 2022 елның 1 гыйнварыннан складка кертелгән һәм складтан чыгарылган агач турында хисап, агач һәм продукция турында хисап ЛесЕГАИС яисә махсуслаштырылган программа тәэминатын кулланып төзелә.

Күрсәтелгән нигезләмәләрне гамәлгә ашыру максатларында түбәндәгеләр эшләнгән:

- ЛесЕГАИС  агач материалын күзәтүне тәэмин итү системасы (кулланучыларның автоматлаштырылган эш урыннарында онлайн режимда кулланыла торган браузер версиясе);

- мобиль кушымта (мобиль җайланмаларда онлайн һәм офлайн режимнарда iOS һәм Android операцион системаларында кулланыла торган кушымта).

Модернизацияләнгән ЛесЕГАИС һәм мобиль кушымта функционалы белән танышу өчен, форманы тутырырга кирәк (https://docs.google.com/forms/d/e/1FAIpQLSfhq0r6wvppQzSIoJvxAkX75TyoLDtYKsICMs-xvXUHfZWGqg/viewform). Формага кертелгән электрон почта адресы буенча кушымтаны йөкләп алу өчен сылтама, ЛесЕГАИС агач материалын күзәтүне тәэмин итү системасына керү өчен сылтама, системада эшләү өчен авторизация мәгълүматлары һәм кирәкле аңлатмалар җибәреләчәк.

Игътибар! Танышып чыгу ЛесЕГАИС сынап карау өлешеннән файдаланып башкарыла.

 

 

Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International