Бүген ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының аренда мөнәсәбәтләре бүлеге җитәкчесе Фәнил Әхмәдуллин «Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты» өстәмә һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесендә «Урман һәм җир мөнәсәбәтләре өлкәсендә ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы белән хезмәттәшлек, урман законнары таләпләре» темасына лекция белән чыгыш ясады. Лекция «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыру шартлары буенча укыту кысаларында район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары өчен оештырылган иде.
Очрашу барышында Фәнил Әхмәдуллин тыңлаучыларга урманнардан авыл хуҗалыгын алып бару өчен файдалану кагыйдәләре, урман кишәрлеген әлеге максатларда алырга карар кылган затларның хокуклары һәм бурычлары, гамәлдәге норматив хокукый актлар турында сөйләде. «Урманнардан файдалану кагыйдәләре Россия Федерациясе Урман кодексының 38 статьясында билгеләнгән, – дип билгеләп үтте ул. – Гражданнар һәм юридик затлар урман кишәрлеген файдаланып тору өчен ала алалар. Әгәр авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү бары тик үз ихтыяҗлары өчен генә башкарылса, кишәрлек түләүсез файдалануга яисә сервитут билгеләп тапшырылырга мөмкин».
Шулай ук спикер урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә һәм аларны бозган өчен җаваплылык чараларына да җентекләп тукталды.
Лекция азагында Фәнил Әхмәдуллин укуда катнашучыларның сорауларына җавап бирде, аерым алганда, яр-чокырларга урман үсентеләрен утырту, авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрнең чикләрен урман фонды җирләре белән килештерү һәм башкалар турында сөйләде.