Бүген Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаментында Идел буе федераль округында урман янгыннарын сүндерү эшчәнлеген координацияләү буенча штабның йомгаклау утырышы узды. Утырыш видеоконференция режимында Департамент җитәкчесе Александр Орнатский рәислегендә узды.
Чарада округның урман хуҗалыгы идарәсе органнары вәкилләре, шул исәптән Татарстан Республикасыннан – ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов һәм Министрлыкның урман фондын саклау һәм яклау секторы мөдире Алексей Мосунов катнашты.
Киңәшмә барышында Идел буе федераль округы субъектларындагы янгын куркынычы сезонына, «Экология» илкүләм проекты кысаларында «Урманнарны саклау» федераль проектын үтәүгә нәтиҗә ясалды һәм киләсе елга бурычлар каралды.
«Барыгызга да 2022 елның янгын куркынычы чорына әзерлек мәсьәләләренә аерым игътибар бирүегезне үтенәм, – дип ассызыклады Александр Орнатский. – Беренче чиратта, бу урман янгыннарын сүндерүнең җыелма планнарын эшләүгә кагыла. Әлеге документларны раслауның план-графигы төзеләчәк. Икенчедән, урман янгыннарын сүндерү станцияләрен өстәмә тәэмин итеп бетерү, кирәкле җиһазлар һәм инвентарьлар сатып алу мәсьәләләрен аерым контрольдә тотарга кирәк».