Бүген Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаментында «Россия Федерациясе Урман кодексына һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына урман мөнәсәбәтләрен хокукый җайга салуны камилләштерү өлешендә үзгәрешләр кертү турында» 2021 елның 4 февралендәге 3-ФЗ номерлы федераль законны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды. Чарада округның урман хуҗалыгы белән идарә итү органнары вәкилләре, шул исәптән Татарстан Республикасыннан – ТР урман хуҗалыгы министры урынбасарлары Илгизәр Зарипов, Рәис Гомәров, Министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләре, урманчылыклардагы җитәкчеләр, республика урман хуҗалыклары директорлары катнашты.
Киңәшмәдә катнашучыларны Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаменты башлыгы Александр Орнатский, Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы җитәкчесе урынбасары Вячеслав Спиренков һәм Түбән Новгород өлкәсе урман хуҗалыгы һәм хайваннар дөньясы объектларын саклау министры Роман Воробьев сәламләде.
Утырышта төп доклад белән «Рослесинфорг» ФДБУ баш аналитигы, Рослесхозның агач һәм аннан продукция әйләнеше турында 04.02.2021 ел, № З-ФЗ федераль закон нигезләмәләрен гамәлгә ашыру буенча даими эшләүче проект төркеме җитәкчесе Александр Мариев чыгыш ясады. Спикер үз чыгышында агачны һәм аның белән алыш-бирешләрне исәпкә алуның бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмат системасында эшләү, агачны транспортлауга электрон теркәү документларын рәсмиләштерү, складка кертелгән һәм складтан чыгарылган агач турындагы хисапларны рәсмиләштерү, агач әзерләү, аны әйләнештә йөртү һәм исәпкә алу өлкәсендә урман законнары таләпләрен бозган өчен җаваплылык чаралары турында да сөйләде.
Шулай ук Александр Мариев ЛесЕГАИС системасының эшләнгән мобиль кушымтасы, аны сунау буенча беренче нәтиҗәләр һәм App Store һәм Google Play платформаларыннан урнаштыру мөмкинлекләре турында сөйләде.
Исегезгә төшерәбез, «Россия Федерациясе Урман кодексына һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына урман мөнәсәбәтләрен хокукый җайга салуны камилләштерү өлешендә үзгәрешләр кертү турында» 2021 елның 4 февралендәге 3-ФЗ номерлы федераль законның 4 статьясындагы 6 пунктының 4 пунктчасы нигезендә, 2022 елның 1 гыйнварыннан агачны транспортлауга озату документлары бары тик электрон рәвештә генә ЛесЕГАИС сервисын кулланып формалаштырылачак, мондый документның гамәлдә булуын туктату турында белешмәләр күрсәтелгән мәгълүмат системасына кертеләчәк.