Хөрмәтле хезмәттәшләр һәм Татарстан Республикасы урман тармагы ветераннары!
Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы коллективы һәм шәхсән үз исемемнән сезне якынлашып килүче 2022 ел белән чын күңелдән тәбрик итәм!
Узып баручы ел урман тармагы белгечләре өчен күп яктан борылыш чоры булды. Без Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы белән идарә итүнең дәүләт органы төзелүгә 100 ел тулуны билгеләп үттек, урман законнарына төзәтмәләр кертеп, урман тармагын цифрлы үзгәртеп кору юнәлешен билгеләп, язгы-җәйге чорда климат үзгәрүгә бәйле яңа таләпләр белән очраштык.
Шуңа да карамастан, без куелган бурычларны үтәдек. 2021 елда Татарстанда «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты кысаларында 4210 гектар мәйданда урманнарны торгызу эшләре башкарылды, 40,2 тонна төп урман токымнары орлыклары әзерләнде һәм 34,1 миллион данә стандарт утырту материалы үстерелде. Республикада урманнарны торгызу һәм үрчетү буенча башкарылган эшләрнең гомуми мәйданы 7769 гектар тәшкил итте. Янгынга каршы чаралар комплексын үтәү, барлык структураларның һәм оешмаларның бердәм хезмәттәшлек итүе нәтиҗәсендә, без урман янгыннары барлыкка килү һәм таралу куркынычын мөмкин булганча киметә алдык һәм шуның белән зур югалтулардан сакланып кала алдык. Урман законнары бозылуны кисәтү, урманнарның санитар һәм урман авырулары буенча торышын яхшырту, табигатьне саклау һәм яклау функцияләрен көчәйтүгә юнәлтелгән башка эшләр дә үткәрелде.
Урман тармагын цифрлаштыру нәтиҗәләренә аерым тукталасым килә. Быел Татарстанның Урман хуҗалыгы министрлыгы күрсәтә торган дәүләт хезмәтләре электрон рәвешкә күчерелде. Барлык 10 дәүләт хезмәте дә цифрлаштырылды. Әлеге проектны гамәлгә ашыру гражданнарның күрсәтелә торган дәүләт хезмәтләреннән канәгать булу дәрәҗәсен арттырырга һәм дәүләт белән үзара хезмәттәшлектә бизнес чыгымнарын киметергә мөмкинлек бирде.
Әлбәттә, барлык казанышлар нигезендә урман комплексы хезмәткәрләренең тырыш, фидакарь хезмәте ята. Мин сезнең һәрберегезгә үз эшегезгә тугрылыклы булуыгыз, җаваплы карашыгыз һәм газиз республикабыз иминлеге өчен нәтиҗәле хезмәтегез өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәм. Урман тармагын тотрыклы үстерү өчен ныклы нигез салган тармак ветераннарына аерым рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә.
Алда яңа мөмкинлекләре белән 2022 ел көтә. Без алга таба да Татарстан Республикасының урман тармагын цифрлы үзгәртеп кору эшен алып барырга ниятлибез. Шулай ук өстенлекле бурычлар арасында – урманнарны саклау, яклау һәм торгызу чараларын үтәүгә дәүләт йөкләмәсен сыйфатлы үтәү, ведомствога караган оешмаларның матди-техник базасын яңарту, урман янгыннарын сүндерү буенча гамәлдәге станцияләрне өстәмә җиһазлап бетерү һәм яңаларын булдыру, тармак белгечләренең хезмәт шартларын яхшырту.
Кадерле дуслар! Чын күңелдән барыгызга да ныклы сәламәтлек, бәхет, иминлек, бетмәс-төкәнмәс энергия телим, иң кыю планнарыгыз һәм теләкләрегез чынга ашсын иде! Туганнарыгыз һәм якыннарыгызның мәхәббәте һәм кайгыртуы һәрвакыт рухландырып торсын.
Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Р.Ә.Кузюров