Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы урман законнарындагы 2022 елның 1 гыйнварыннан үз көченә кергән төп үзгәрешләргә күзәтү ясый.
Төзәтмәләрнең бер өлеше урманнарны «компенсация»ле торгызуга кагыла. Шулай итеп, РФ Хөкүмәтенең «Урманнарны торгызу яки урманнарны үрчетү эшләрен Россия Федерациясе Урман кодексының 43-46 статьялары нигезендә урманнардан файдаланучы затлар һәм урман кишәрлегенең максатчан билгеләнешен үзгәртү турында гариза белән мөрәҗәгать иткән затлар тарафыннан башкару кагыйдәләрен раслау турында» 2019 елның 7 маендагы 566 номерлы карарының 4 пункты нигезендә, хәзер «компенсация»ле урман торгызу яисә урман үрчетү эше ябык тамыр системалы үсентеләр һәм үрентеләр кулланып кына башкарылырга тиеш. Шулай ук исегезгә төшерәбез, «Россия Федерациясе Урман кодексына һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 2021 елның 2 июлендәге 303-ФЗ номерлы федераль закон нигезендә, 2021 елның 1 сентябреннән урманнарны компенсацияле торгызу яки үрчетү буенча йөкләмәләрне үтәү вакыты өч елга кадәр арттырылды, утыртылган урман культураларын утыртканнан соң өч ел дәвамында мәҗбүри рәвештә агротехник караулар үткәрелергә тиеш, дип билгеләнде.
Моннан тыш, 2022 елның 1 гыйнварында «Россия Федерациясе Урман кодексына һәм «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында»гы федераль законның 14 һәм 16 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында» 2021 елның 2 июлендәге 304-ФЗ номерлы федераль закон да үз көченә керде. Әлеге документ нигезендә, урман фонды җирләрендә урман корылышы вәкаләтләре федераль дәрәҗәгә – Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы карамагындагы учреждениеләргә тапшырылды. Шул ук вакытта торак пункт җирләрендә урнашкан урманчылыкларны төзү һәм аларның чикләрен билгеләү хокуклары җирле үзидарә органнарына беркетелә.
Болар белән беррәттән, 2021 елның 2 июлендәге 304-ФЗ номерлы федераль закон нигезендә диләнке эшләре һәм урман утыртмаларын кисү эшләре башкарылган диләнкеләрне аерып чыгару һәм таксацияләү хокукый институты һәм урман корылышы, диләнкеләрне аерып чыгару һәм таксацияләү эшләрен башкаручы һәм хезмәт күрсәтүче затларга квалификация таләпләре кертелде. Аларны башкару хокукына хәзер махсус реестрга кертелгән белгечләр генә ия. Өстәмә рәвштә, закон нигезендә дәүләт (муниципаль) учреждениеләре әзерләгән агачның, шул исәптән урманнарны саклау буенча чаралар үткәргәндә дә, оештырылган сатулар аша сатылырга тиешлеге билгеләнде.
Шул ук вакытта үзгәрешләр агачны транспортлауга да кагыла. «Россия Федерациясе Урман кодексына һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына урман мөнәсәбәтләрен хокукый җайга салуны камилләштерү өлешендә үзгәрешләр кертү турында» 2021 елның 4 февралендәге 3-ФЗ номерлы федераль закон нигезендә, агач материалын теләсә нинди транспорт белән бер урыннан икенче урынга алып бару, шул исәптән агач материалын ташу турындагы килешү нигезендә дә, дәүләт урман реестрында яисә махсус программа тәэминаты ярдәмендә әзерләнгән электрон теркәлү документы формалаштырылганнан соң гына рөхсәт ителә, әлеге документта агачның милекчесе, йөкне җибәрүче, йөкне кабул итеп алучы, агачны алып баручы, аның күләме, төре (токымы) һәм сортимент составы, озатып җибәрү һәм каршы алынырга тиешле пунктлары, агач белән алыш-бирешләрнең реквизитлары (агач белән алыш-биреш ясалган очракта), шулай ук агач алып барыла торган транспорт чарасының дәүләт теркәү билгесе номеры турында (аны автомобиль транспортында алып барган очракта) белешмәләр күрсәтелергә тиеш.