Соңгы 3 елда Татарстан Республикасында корткычларның һәм урман авыруларының чыганагы 31,2 мең гектарга кимегән

2022 елның 10 гыйнвары, дүшәмбе

Соңгы 3 елда Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы белгечләре корткыч бөҗәкләр һәм урман авырулары чыганагы булган урыннарны 31,2 мең гектарга киметә алганнар. Бу урман хуҗалыгы эшләре комплексы һәм санитар-савыктыру чаралары ярдәмендә мөмкин булган.

«Урман утыртмалары торышына кайбер факторлар йогынты ясый, күп очракларда урманнарның зәгыйфьләнүе өчен начар һава шартлары сәбәпче булып тора. Бу – бозлавык, озакка сузылган корылык һәм һава температурасының югары торуы, – ди ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының урман фондын саклау һәм яклау секторы мөдире Алексей Мосунов. – Шуңа күрә урманнарны вакытында тикшерү һәм тиешле чаралар күрү бик мөһим».

Урманнарны яклау максатларында, узган ел Татарстан Республикасында 40,9 мең га мәйданда урман авырулары буенча тикшерү эшләре башкарылган, 3,6 мең га мәйданда санитар-савыктыру чаралары үткәрелгән, шул исәптән 2,8 мең га мәйданда матди кыйммәте булмаган агачлар җыеп алынган. Май аенда Азнакай һәм Бөгелмә урманчылыклары урман фонды территориясендә 173 га мәйданда зарарлы организм чыганакларын бетерү буенча чаралар үткәрелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International