ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы: 2021 елда урман тармагының яшь белгечләренә ярдәм итү чараларыннан 5 кеше файдаланды

2022 елның 14 гыйнвары, җомга

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән Татарстанда урман тармагының яшь белгечләренә ярдәм итү чараларын гамәлгә ашыру дәвам итә. 2021 елда ТР Урман хуҗалыгы министрлыгына буйсына торган дәүләт оешмаларына эшкә урнашкан 5 кеше республика бюджетыннан бер тапкыр бирелә торган акчалата түләүләргә ия булды.

Исегезгә төшерәбез, бер тапкыр бирелә торган акчалата түләүләрне бирү тәртибе Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 16.12.2019 ел, № 1144 карары белән билгеләнгән. Түләү алу өчен 30 яшькә кадәрге, урман профиле буенча белем йортларын тәмамлаган һәм финанс ярдәме күрсәтү турында килешү төзелгәннән соң учреждениеләрдә кимендә өч ел эшләргә тиешле яшь белгечләр дәгъва белдерә ала.

Һөнәри белем бирү оешмасын тәмамлаган яшь белгечләр – 150 мең сум, югары белем йортын тәмамлаган белгечләр 300 мең сум күләмендә акча ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International