Рослесхозның электрон теркәү документларын һәм QR-кодлар формалаштыру турында аңлатмалары

2022 елның 19 гыйнвары, чәршәмбе

Федераль урман хуҗалыгы агентлыгына агач материалын транспорт белән алып бару өчен электрон теркәү документын тутыру һәм анда булган мәгълүматларны тикшерү тәртибе турында күп күләмдә сораулар алыну сәбәпле, оешма белгечләре түбәндәге аңлатмаларны җиткереп үтәләр.

2022 елның 1 гыйнварыннан, Россия Федерациясе Урман кодексының 50.4 статьясы (3-ФЗ номерлы федераль закон редакциясендә) нигезендә, агачны һәм аны эшкәртү продукциясен транспорт белән алып бару электрон теркәү документларын формалаштырганнан соң рөхсәт ителә.  Агачны һәм аны эшкәртү продукциясен транспортлау өчен мондый документның формасы һәм анда кертелә торган белешмәләрнең эчтәлеге Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 06.12.2021 ел, № 2214 карары белән расланган.

Электрон теркәү документын формалаштыру турындагы норманы гамәлдә тормышка ашыру максатларында, махсус программа тәэминаты оештырылган:  m.lesegais.ru веб-порталы, шулай ук  iOS һәм Android операяция системалары өчен ЛесЕгаис.Mobile махсус кушымтасы бар. Әлеге программа чишелешләре билгеләнгән тәртиптә электрон теркәү документларын формалаштырырга мөмкинлек бирә.

Башка программа чаралары ярдәмендә электрон теркәү документларын формалаштыру рөхсәт ителми һәм законсыз булып санала.

Электрон теркәү документларын формалаштырганда мәгълүматның бер өлеше автомат рәвештә махсуслаштырылган рәвештә тутырыла. Мәсәлән, агачның милекчесе турындагы белешмәләр – бердәм идентификация һәм аутентификация системасыннан, ә географик координаталар, электрон теркәү документын төзү датасы һәм вакыты мобиль җайланмада булган геопозиция чаралары ярдәмендә билгеләнә, алар урманнардан файдаланучыларга бәйле булмаган шартларда билгеләнгән төгәллек һәм җитешсезлек чикләрендә эшлиләр. Файдаланучының әлеге белешмәләрне үзгәртү яисә аларның төгәллеген үзгәртү өчен техник мөмкинлеге юк.

Электрон теркәү документындагы кырларны тутырганда, махсус программа тәэминаты аларны форматы-мантыйгы ягыннан тикшереп чыга, аерым алганда, алып барыла торган агачны җибәрү урыны, билгеләнгән урыны, күләме һәм токым составы өлешендә белешмәләрне, йөк ташучының ИНН һәм башка белешмәләре, транспорт чарасының тибы һәм номерын күрсәтмичә, электрон теркәү документын төзергә ирек бирми. Белешмәләрне тулы булмаган күләмдә күрсәткән очракта яисә белешмәләр форматы дөрес булмаса (мисал өчен, ИНН номеры хәрефләр рәвешендә бирелсә яисә аның саннары төгәл булмаса) махсус программа тәэминаты электрон теркәү документын имзалау мөмкинлеген бирми.

Әгәр дә урманнан файдаланучы кирәкле барлык мәгълүматны электрон теркәү документка кертсә һәм ул форматы-мантыйгы ягыннан тикшерүне узса, махсуслаштырылган программа тәэминаты мондый документны имзаларга мөмкинлек бирә һәм аны имзалау фактын раслый торган махсус QR-код формалаштыра.

Шулай итеп, агач ташуны гамәлгә ашыручы затта махсус QR-код булуы, аның махсус программа тәэминатында төгәл танылуы, беренчедән, әлеге QR-кодның тиешле программа тәэминатында эшләнелүе һәм, икенчедән, затның кирәкле барлык мәгълүматларны тутыруы, аларның форматы-мантыйгы ягыннан тикшерүне уңышлы үтүе турында дәлилли.

Белгечләр искәртеп уза, QR-код үзе агач һәм аның белән алыш-бирешләрне исәпкә алуның бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмат системасында имзаланган электрон документ булуы турындагы белешмәләрне оператив рәвештә белү өчен генә билгеләнгән һәм ул электрон теркәү документының үзе булып тормый.

QR-кодлар форматының технологик үзенчәлекләренә бәйле рәвештә һәм теркәлә торган мәгълүмат күләме буенча чикләүләр нигезендә, QR-код эчендә махсуслаштырылган программа тәэминатының веб-версиясенә сылтама, кирәкле техник мәгълүмат, шулай ук интернетка керү мөмкинлеге булмаган очракта  транспорт чарасын турыдан-туры тикшергәндә чагыштыру мөмкинлеге булган белешмәләр күрсәтелә, асылда: транспорт чарасының номеры, агачның күләме һәм токым составы, җибәрелгән һәм билгеләнгән пунктлары. Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 06.12.2021 ел, № 2214 карары белән каралган барлык калган мәгълүмат QR-кодка кертелми һәм, әлбәттә инде, QR-кодны укыганда да күрсәтелми.

Югарыда бәян ителгәннәр нигезендә аңлашылганча, QR-кодта электрон теркәү документындагы мәгълүматның тулысынча күрсәтелмәве хокук бозу очрагы булып тормый һәм затны электрон теркәү документы булмаган өчен җаваплылыкка тартуга нигез була алмый. Электрон теркәү документы турындагы мәгълүмат тулы күләмдә заманчалаштырылган ЛесЕГАИС сегментында саклана һәм аны тикшерүдә тотучы органнарның хезмәткәрләре m.lesegais.ru сайтыннан карый ала.

 

Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы матбугат хезмәте материаллары файдаланылды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International