Бүген Федераль урман хуҗалыгы агентлыгында урман корылышы белешмәләрен цифрлаштыру мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды. Аны Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы җитәкчесе урынбасары Вячеслав Спиренков үткәрде. Утырышта «Рослесинфорг» ФДБУ, Россия Фдерациясе субъектының урман хуҗалыгы белән идарә итү органнары вәкилләре, шул исәптән Татарстан Республикасыннан – ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов, Министрлыкның дәүләт урман реестры, урманнардан файдалану һәм урман корылышы бүлеге җитәкчесе Рамил Гыйльманшин катнашты.
Вячеслав Спиренков, киңәшмәне ачып, 02.07.2021 ел, № 304-ФЗ федераль закон нигезендә, урман фонды җирләрендә урман корылышы вәкаләтләренең федераль дәрәҗәгә – Федераль урман хуҗалыгы агентлыгына караган оешмаларга тапшырылуы турында искәртеп узды. «Хәзерге вакытта урман комплексының федераль дәүләт мәгълүмат системасы (ФГИС ЛК) эшләнә. Электрон дәүләт урман реестры системаның бер өлеше булачак, – дип билгеләп үтте ул. – Кыска вакыт эчендә Россия Федерациясе субъектларында урман корылышы буенча уздырылган эшләр турында мәгълүматлар базасын булдыру бурычы тора».
Алга таба кыскача нотыклар белән урман хуҗалыгы белән идарә итү органнары вәкилләре чыгыш ясады, алар үзләренең урман комплексын цифрлаштыру, урман төзелеше мәгълүматларын цифрлаштыру тәҗрибәсен күрсәттеләр.
Аерым алганда, ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов Татарстан Республикасы урман хуҗалыгында барган цифрлы үзгәртеп кору, ТР урман фондының геомәгълүмат системасы, урман фонды торышын күзәтеп һәм тикшереп тору сервисы, шулай ук урман корылышы буенча башкарылган эшләр турындагы мәгълүматларны цифрлаштыру турында сөйләде.