Татарстанның урман тармагының 100ләп белгече 2022 елда квалификация күтәрү курсларын узачак

2022 елның 21 гыйнвары, җомга

Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы кадрлар белән эшләүгә аерым игътибар бирә. «Гамәлгә ашырыла торган сәясәт белем бирү оешмаларында белгечләрне һөнәри әзерләүгә, яңадан әзерләүгә, квалификацияләрен күтәрүгә, аларның осталыгын ачу һәм күнекмәләрен арттыру өчен шартлар тудыруга һәм һөнәри үсешкә ярдәм итүгә юнәлдерелгән, – дип сөйләде Министрлыкның дәүләт хезмәте һәм кадрлар мәсьәләләре секторы мөдире Эльвира Зыятдинова. – 2022 елда якынча 100 кеше квалификация күтәрү курсларын узар дип көтелә. Алар – Министрлыкның дәүләт граждан хезмәткәрләре, республика урманчылыклары һәм урман хуҗалыклары хезмәткәрләре».

Эльвира Зыятдинова сүзләреннән аңлашылганча, укулар «Урман хуҗалыгы хезмәткәрләренең һәм белгечләренең квалификациясен күтәрү Бөтенроссия институты» ӨҺБ ФАУ, «Лубян урман-техника көллияте» ДБҺБУ, Казан (Идел буе) федераль университетының Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе һ.б. базасында оештырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International