«Бәллүр компас» илкүләм премиясенә конкурска гаризалар кабул итү дәвам итә.
«Бәллүр компас» – халыкара дәрәҗәле бүләк, ул география, экология, табигый һәм тарихи-мәдәни мирасны саклау һәм популярлаштыру өлкәсендәге күренекле казанышлар өчен бирелә. Конкурс ел саен Рус география җәмгыяте эгидасында үткәрелә.
Конкурста Россия һәм чит ил иҗтимагый оешмалары, фәнни һәм белем бирү учреждениеләре, иҗат берлекләре, предприятиеләр, шулай ук бәйсез инициативалы төркемнәр һәм җәмәгать эшлеклеләре катнаша ала.
2022 елның 20 февраленә кадәр гариза бирергә һәм үз проектыңны тапшырырга мөмкин. Җиңүчеләр, гадәттәгечә, «Фәнни казаныш», «Агарту», «Табигый һәм тарихи-мәдәни мирасны саклау буенча иң яхшы социаль-мәгълүмати проект», «Сәнәгать предприятиеләренең, бизнесның иң яхшы экологик проекты», «Сәяхәт һәм экспедиция», «Иң яхшы ММЧ проекты, медиапроект», «Басма», «Фотоэш», «Гражданлык позициясе», «Иң яхшы төбәк проекты» һәм «Иҗтимагый танылу» дигән 11 номинациядә билгеләнәчәк.
Тулырак мәгълүматны конкурсның рәсми сайтында белергә мөмкин: https://rus-compass.ru/.