Урман тармагы белгечләре авыл җирлекләре гражданнары җыеннарында урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында аңлата

2022 елның 24 гыйнвары, дүшәмбе

Татарстан Республикасында 2022 елда урманнарда янгын чыгу хәтәре янаган чорга әзерлек эше дәвам итә. ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының эш планы нигезендә, урманчылыклардагы вәкилләр авыл җирлекләре гражданнары җыеннарында янгын куркынычсызлыгы тематикасына докладлар белән чыгыш ясый.

Шулай итеп, «Аксубай урманчылыгы» ДКУ җитәкче-урманчысы Андрей Ильмухин Аксубай муниципаль районының Иске Илтерәк, Иске Кармәт һәм Урмандәй авыл җирлекләре гражданнары җыенында катнашты. Ул Министрлык һәм аның карамагындагы учреждениеләр тарафыннан урман янгыннары барлыкка килүне кисәтү буенча алып барыла торган эш турында сөйләгән һәм урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен җаваплылык турында искәрткән. «Урманнарда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозу гражданнарга – 3 мең сум күләмендә, вазыйфаи затларга – 20 мең сумга кадәр, юридик затларга 200 мең сумга кадәр административ штраф салуга китерә. Янгынга каршы махсус режим шартларында закон бозу очрагында штраф күләме арта», – дип билгеләп үтте Андрей Ильмухин.

Шулай ук җитәкче-урманчы катнашучыларга, кар эреп бетү белән, коры үлән үсемлекләреннән, урман калдыкларыннан, урып-җыю, җитештерү һәм куллану калдыкларыннан һәм башка ягулык материалларыннан чистартып чыгу яисә янгынга каршы минераллаштырылган полосалар яки янгын таралуга каршы тора ала торган башка төрле чаралар белән аерып чыгару кирәклеге турында да искәртеп узды.

«Аксубай урманчылыгы» ДКУ кишәрлек урманчылары – Аксубай муниципаль районының Саурыш, Иске Ибрай, Яңа Ибрай, Беловка, Иске Үзи авыл җирлекләре гражданнары җыеннарында, «Кама урманчылыгы» ДКУ кишәрлек урманчысы Рөстәм Гыйльметдинов – Чистай муниципаль районының Олы Талкыш һәм Данауровка авыл җирлекләре гражданнары җыеннарында, «Түбән Кама урманчылыгы» ДКУ кишәрлек урманчысы Владимир Муханов Сарман муниципаль районының Ләке авыл җирлеге гражданнар җыенында чыгыш ясаганнар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International