Пермь краеның табигать ресурслары, урман хуҗалыгы һәм экология министры Дмитрий Беланович Урман янгыннарын сүндерү үзәгендә урман янгыннарын сүндерү станциясенең эше белән танышты

2022 елның 25 гыйнвары, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасына эш сәфәре кысаларында Пермь крае табигать ресурслары, урман хуҗалыгы һәм экология министры Дмитрий Беланович ТР «Урман янгыннарын сүндерү үзәге» ДБУ III тип урман янгыннарын сүндерү станциясендә булды. Аны Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының дәүләт контроле һәм күзәтчелек бүлеге җитәкчесе Айрат Әхмәров һәм урман янгыннарын сүндерү станциясе җитәкчесе Фәрхәт Абдуллин озата йөрде.

Дмитрий Беланович урман янгыннарын сүндерү станциясенең җиһазландырылышын бәяләде, янгынга каршы җиһазлар складын һәм башка эш урыннарын карады.

Очрашу барышында Айрат Әхмәров һәм Фәрхәт Абдуллин кунакка Татарстан Республикасында урман янгыннары барлыкка килүне кисәтү буенча алып барыла торган эш турында сөйләделәр, янгын чыгу куркынычы янаган чорда янгын хәтәрлегенә күзәтчелек алып барылуы, урманнарны янгынга каршы төзекләндерү буенча чаралар комплексының башкарылуы һ.б. турында сөйләделәр.

Аерым алганда, Айрат Әхмәров хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта Татарстанда урманнарда янгын куркынычсызлыгы Урман янгыннарын сүндерү үзәгенең II типтагы 20 урман янгыннарын сүндерү станциясе һәм III типтагы 5 урман янгыннарын станциясе тарафыннан тәэмин ителә.

«Бу станциядә 11 берәмлек техника бар, шул исәптән 3 янгын сүндерү автоцистернасы, шулай ук кирәкле янгын инвентаре һәм урман янгыннарын сүндерү өчен башка махсус җиһазлар. «Татарстан Республикасы территориясендә урман янгыннарын сүндерүнең җыелма планы» нигезендә, әлеге станция хезмәт күрсәтә торган территория 267 мең гектар тәшкил итә», – дип билгеләде Фәрхәт Абдуллин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International