«Рослесозащита» ФБУ филиалы – Татарстан Республикасы Урманнарны яклау үзәгендә 2021 елда урманнарны торгызуга дәүләт күзәтчелеге буенча башкарылган эшләргә йомгак ясалган.
Урман утыртмалары үсә торган һәм урманнарны торгызуны, урманнарны торгызу фондын инвентаризацияләүне таләп итә торган җирләрне ачыклау (инвентаризацияләү) эшләрен үткәрү барышында җирне читтән торып зоналарга бүлү технлогиясе кулланылган, гомуми мәйданы 242,7 га мәйданда (87 кишәрлектә) Кама, Кызыл Йолдыз, Арча, Ары һәм Алабуга урманчылыклары урман фонды җирләрендә натураль тикшерүләр үткәрелгән. Тикшерү нәтиҗәләре буенча, гомуми 232,3 га мәйданда (95,7%) 81 кишәрлекнең (тикшерелгән кишәрлекләрнең 93,1%) читтән торып тикшерү материалларын җентекләү күрсәткечләренә туры килүе ачыкланган. Шулай итеп, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан бергәләп каралуын исәпкә алып, 2021 елда эш объектлары булган 5 урманчылыкта урманнарны торгызу фонды 236,6 га тәшкил итә, дип билгеләнгән.
Урман утыртмаларының сыйфатламаларын бәяләү 2021 елга план-график нигезендә натураль тикшерүләр барышында башкарылган. Барлыгы 110 га мәйданда урманнар урнашкан җирләргә кертелгән 23 кишәрлек тикшерелгән. Тикшерүләр Лубян, Минзәлә һәм Чирмешән урманчылыкларында үткәрелгән.
Шулай ук узган ел Татарстан Республикасы Урманнарны яклау үзәгендә Зеленодольск, Арча, Аксубай, Кайбыч урман хуҗалыклары питомникларында һәм Татарстан Республикасының Урман селекция-орлыкчылык үзәгендә 42 партия утырту материалының сыйфатламалары бәяләнгән. Тикшерелгән питомниклардагы чәчүлекләрнең торышы канәгатьләнерлек, дип танылган. Энтомокорткычлар тарафыннан зыян китерү билгеләре ачыкланмаган, караулар үз вакытында план нигезендә үткәрелә, кара пар чиста хәлдә тотыла.
Шуның белән бергә, 2021 елда белгечләр тарафыннан 276 партия урман үсемлекләре орлыгы тикшерелгән, шул исәптән яңа әзерләнгәннәре – 165 данә (41438,35 кг), саклана торганнары – 84 данә (1075,65 кг).