2022 елда Татарстан Республикасында 5818 га мәйданда санитар-савыктыру чаралары үткәреләчәк. Исегезгә төшерәбез, бу төр эшнең максаты – утыртмаларның биологик тотрыклылыгын саклау, урманда патологик процессларның киң үсешен кисәтү, корткычлардан һәм авырулардан зыянны киметү.
Санитар-савыктыру чаралары ел дәвамында ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы учреждениеләр һәм урман хуҗалыклары белгечләре көче белән башкарылачак. Рекреация басымы зур булган урман фонды кишәрлекләренә – автомобиль юллары, торак пунктлар, шулай ук социаль объектлар янындагы урыннарга махсус игътибар биреләчәк.
Туфракны чистарту һәм әзерләгәннән соң, санитар-савыктыру чараларын (санитар кисүләр) уздыргач «Экология» илкүләм проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты кысаларында планлаштырылган урманнарны торгызу эшләре башкарылачак.