Татарстан халкы «Елның Европа агачы – 2022» бәйгесе уза торган сайтта Россия имәне өчен тавыш бирә ала

2022 елның 1 феврале, сишәмбе

Бүген, 1 февральдә, «Елның Европа агачы – 2022» бәйгесе кысаларында тавыш бирү башланды. Россия Федерациясеннән атаклы «Бенедикт» ураганыннан һәлак булган Тургенев имәне катнаша. Мәшһүр агачны бәйгегә кертү турындагы карарны чараны оештыручылар кабул иткән.

Танылган имән өчен үз тавышыңны 28 февральгә кадәр www.treeoftheyear.org сайтында биреп өлгерергә кирәк. Бәйгедә барлыгы 16 танылган Европа агачы катнаша. Үзенең шәхси электрон почтасы аша һәр кеше тавышны бары тик бер тапкыр гына бирә ала. Тавыш бирүче кеше ике агачны сайларга һәм алар өчен тавыш бирергә тиеш. Соңгы атнада – 22-28 февраль көннәрендә тавыш бирү яшерен булачак, ягъни башлангыч нәтиҗәләр сайтта күренмәячәк.

Исегезгә төшерәбез, танылган Орлов әзмәверенең гомере 2021 елның 30 ноябрендә өзелә. Аны Иван Сергеевич Тургенев үзе утырткан дигән риваять бар, һәм Франциядә үлем белән авырган вакытта туган ягына язылган хушлашу хатында Тургенев дусты Полонскийга: «Спаста булганда, миннән өемә, бакчамга, яшь имәнгә, Ватаныма баш иегез, мөгаен, мин аларны бүтән беркайчан да күрә алмамдыр», – дип язган. Узган ел россиялеләр Тургенев имәненә «Елның Россия агачы» дигән дәрәҗә бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International