ИФО буенча Урман хуҗалыгы департаментында урман янгыннарын сүндерү эшчәнлеген координацияләү буенча штаб утырышы узды

2022 елның 3 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаментында Идел буе федераль округында урман янгыннарын сүндерү эшчәнлеген координацияләү буенча штаб утырышы булып узды. Утырыш видеоконференция режимында Департамент җитәкчесе Александр Орнатский рәислегендә узды.

Чарада округның урман хуҗалыгы белән идарә итү органнары вәкилләре, шул исәптән Татарстан Республикасыннан – урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов һәм Министрлыкның урман фондын саклау һәм яклау секторы мөдире Алексей Мосунов һ.б. катнашты.

Киңәшмә барышында урманнарда янгын чыгу куркынычы янаган чорга әзерлек, урман янгыннарын сүндерүнең җыелма планнарын эшләү, шулай ук Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаментына хисапларны вакытында тапшыру мәсьәләләре каралды.

Александр Орнатский II һәм III типтагы урман янгыннарын сүндерү станцияләрен җиһазлауга аерым игътибар бирергә кушты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International