«Кызыл Йолдыз урман хуҗалыгы» ТР ДБУ хезмәткәрләре ылыслы токым орлыкларын әзерли. «Сезон башыннан алып, декабрь һәм гыйнвар айларында барлыгы 6 тонна гади нарат күркәсе җыелды, шуның 2,5 тоннасы эшкәртелде һәм 25 килограммы орлык алынды, – дип сөйләде «Кызыл Йолдыз урманчылыгы» ДКУ урманнарны торгызу инженеры Иван Большаков. – Күркәләрне эшкәртү Каппер төрендәге стационар күркә киптерү җайланмасында алып барыла».
«Хәзерге вакытта ул тулы куәтенә эшли, барлык хезмәткәрләр дә диярлек урман орлыгы чималын эшкәртүгә җәлеп ителде, – дип өстәде Иван Большаков. – Быел барлыгы 30 кг ылыслы токым орлыгы әзерләргә кирәк. План билгеләнгән вакытка үтәләчәк».