Бүген Федераль урман хуҗалыгы агентлыгында 2022 елда урманнарда янгын чыгу куркынычы янаган чорга әзерлек мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды. Аны Рослесхоз җитәкчесе Иван Советников үткәрде. Утырышта Россия Федерациясе субъектларының урман хуҗалыгы белән идарә итү органнары вәкилләре, шул исәптән Татарстан Республикасыннан – ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, аның урынбасарлары Илгизәр Зарипов, Рәис Гомәров катнашты.
Киңәшмә барышында урманнарда янгын куркынычы сезонына әзерлек, урман янгыннары формированиеләрен формалаштыру, урман янгыннарын сүндерү станцияләре өчен янгын җиһазлары һәм инвентарь сатып алу һәм урманнарны авиация ярдәмендә патрульләү буенча хезмәт күрсәтүгә контрактлар төзү мәсьәләләре каралды.
Шулай ук Саха (Якутия) Республикасы Экология, табигатьтән файдалану һәм урман хуҗалыгы министрлыгы, Архангельск өлкәсе Табигать ресурслары һәм урман сәнәгать комплексы министрлыгы вәкилләре дә кыскача гына чыгыш ясады.