Бүген ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының аренда мөнәсәбәтләре бүлеге җитәкчесе Фәнил Әхмәдуллин «Умартачылыкны үстерүнең нәтиҗәлелеген арттыру» программасы буенча квалификация күтәрү курсларында катнашучылар өчен «Урман фонды җирләрендә умартачылык оештыру. Аренда мөнәсәбәтләре» темасына лекция укыган. Әлеге курслар «Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты» өстәмә һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе базасында уза.
Фәнил Әхмәдуллин тыңлаучыларга авыл хуҗалыгын алып бару өчен урманнардан файдалану кагыйдәләре, урман кишәрлекләрен шул рәвешле файдаланучы затларның хокуклары һәм бурычлары, урман кишәрлекләрен арендалау шартнамәләрен төзү, түләүсез файдалану хокуклары, урманнардан файдалану турында хисап бирү үзенчәлекләре турында җентекләп сөйләде.
Спикер шулай ук урманнарда янгын һәм санитар куркынычсызлык кагыйдәләре, аларны бозган өчен җаваплылык чаралары турында да искәртте. «Урманнарда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозу гражданнарга – 3 мең сум күләмендә, вазыйфаи затларга – 20 мең сумга кадәр, юридик затларга 200 мең сумга кадәр административ штраф салуга китерә. Янгынга каршы махсус режим шартларында закон бозу очрагында штраф күләме арта», – дип билгеләп үтте ул.
Лекция ахырында Фәнил Әхмәдуллин катнашучыларның сорауларына җавап бирде, аерым алганда, урманда аунак җыю, урманнарны торгызу һәм үрчетү, 2022 елда үз көченә кергән урман законнарындагы үзгәрешләр һ.б. турында сөйләде.