Министрлыкта видеоконференция режимында узган киңәшмәдә киләсе чорга бурычлар билгеләнде

2022 елның 10 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген Министрлыкта видеоконференция режимында киңәшмә узды, анда алдагы чорга бурычлар каралды. Киңәшмә ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов рәислегендә узды. Чарада министр урынбасары Рәис Гомәров, «Урман янгыннарын сүндерү үзәге» ДБУ директоры Айдар Гайфуллин, Министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләре, урманчылыклар җитәкчеләре һәм республика урман хуҗалыклары директорлары катнашты.

Утырышта министр урынбасары Рәис Гомәров һәм ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының дәүләт контроле һәм күзәтчелек бүлеге җитәкчесе Айрат Әхмәров доклад белән чыгыш ясады.

Рәис Гомәров үз чыгышында урманнарда янгын куркынычы сезонына әзерлек, урман янгыннарын сүндерү станцияләренең 2022 елда урманнарда янгын куркынычы сезоны башлануга әзерлеген тикшерү һәм биржа мәйданчыгында агач сату мәсьәләләренә тукталды. «Тикшерүләр барышында урман янгыннарын сүндерү станцияләренең техника, җайланмалар һәм урман янгыннарын кисәтү һәм сүндерү буенча башка чаралар белән комплектлануына, биналар һәм корылмаларның торышына, шәхси составны әзерләүгә һәм станция эшен регламентлаучы техник документлар булуына игътибар биреләчәк», – дип билгеләде ул.

Айрат Әхмәров катнашучыларны урман законнарындагы соңгы, контроль-күзәтчелек эшчәнлеген гамәлгә ашыруга бәйле үзгәрешләр белән таныштырды. Аерым алганда, ул республика урман фонды җирләрендә урман сагын, федераль дәүләт урман контролен (күзәтчелеген), урманчылыклардагы белгечләрнең вазыйфаи аңлатмларына үзгәрешләр кертү кирәклегенә күрсәтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International