2022 елның 14 февралендә гражданнарга үз ихтыяҗлары өчен агач әзерләү мәсьәләләрен җайга салучы яңа административ регламент эшли башлаячак

2022 елның 10 феврале, пәнҗешәмбе

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы хәбәр итә: 2022 елның 14 февралендә Татарстан Республикасы Президентының «Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан «Агач әзерләү хокукын бирү һәм шәхси ихтыяҗлар өчен урман утыртмаларын сату-алу шартнамәсе проектын әзерләү турында карар кабул итү» дәүләт хезмәте күрсәтүнең административ регламентын раслау турында»гы указы үз көченә керә. Әлеге документ ТР Президентының 2015 елның 11 декабрендәге ПУ-1191 номерлы указы үз көчен югалткан дип тануны күздә тота.

Төп үзгәрешләр дәүләт хезмәте күрсәтү тәртибенә бәйле. Элегрәк аны алу өчен шәхсән яки вәкил аша Министрлыкка гариза һәм шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә ризалык бирергә кирәк иде. Хәзер исә документларны өйдән чыкмыйча гына, Россия Федерациясенең дәүләт хезмәтләре күрсәтелә торган порталы  (https://www.gosuslugi.ru/)  аша яки Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү порталы (https://uslugi.tatarstan.ru/) аша тапшыру мөмкинлеге бар.

Төп нигезләмәләр элеккегечә кала – гражданнар, кирәк булганда, 25 елга бер тапкыр йорт һәм каралты-кура төзелеше өчен 100 куб.м кадәр агач, йорт һәм каралты-кура корылмаларын ремонтлау өчен 10 елга бер тапкыр 50 куб. м кадәр һәм елга бер тапкыр җиналарны җылыту өчен хуҗалыкка 20 куб.м кадәр материалы  әзерли ала.

Игътибар итегез, агач бүлеп бирүгә нинди дә булса ташламалар каралмаган. Гражданнарның үз ихтыяҗлары өчен урман утыртмаларын сату-алу шартнамәсе буенча агач бәясе ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетының 07.10.2020 ел, № 107-2/нпс карары нигезендә исәпләнә.

Гариза һәм шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә ризалык үрнәкләрен моннан  күчереп алырга мөмкин: https://minleshoz.tatarstan.ru/administrativnie-reglamenti.htm.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International