Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы 2022 елның 1 мартында Россия Федерациясе Табигать ресурслары һәм экология министрлыгының «Урман декларациясе формасын, аны тутыру һәм бирү тәртибен, урман декларациясе форматына электрон формада таләпләр раслау турында» 2021 елның 29 апрелендәге 303 номерлы боерыгының үз көченә керүе турында искәртеп уза. Әлеге документ Россия Табигать ресурслары министрлыгының 30.07.2020 ел, № 539 боерыгының көчен юкка чыгара.
Хәзер гаризаны урманнардан файдалану өчен күзалланган чор башланганчы кимендә 6 эш көне алдан тапшырырга кирәк булачак. Оборона һәм куркынычсызлык җирләрендә урнашкан урманнарга карата, – кимендә 10 эш көне алдан.
Боерык 2028 елның 1 мартына кадәр гамәлдә булачак. Кайбер нормалар 2023 елның 1 гыйнварыннан үз көчен югалтачак.