ТР Урманнарны яклау үзәге белгечләре мәктәпкәчә һәм гомуми белем бирү йортлары белән яшь буынга экологик белем һәм тәрбия бирү мәсьәләләре буенча системалы эш алып бара

2022 елның 14 феврале, дүшәмбе

Зеленодольск районыннда 3 нче гимназиянең 11 нче сыйныф укучысы Милана Таһирова «Рослесозащита» ФБУ филиалы Татарстан Республикасы Урманнарны яклау үзәгендә урман корткычларының санын исәпкә алу буенча камераль эшләрдә катнашкан. Чара «Урманны яклау – безнең эш» мәгълүмат кампаниясе һәм экологик белем бирү өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешү кысаларында оештырылган.

Укучы кыз алган белешмәләр урман корткычлары турында фәнни-тикшеренү эшләрен язу өчен файдаланылачак.

«Безнең филиал районның мәктәпкәчә һәм гомуми белем бирү йортлары белән яшь буынга экологик белем һәм тәрбия бирү мәсьәләләре буенча хезмәттәшлекне дәвам итә. Белгечләр лекцияләр, презентацияләр һәм мастер-класслар гына түгел, шәхси дәресләр дә үткәрә, – дип сөйләде «Рослесозащита» ФБУ филиалы Татарстан Республикасы Урманнарны  яклау үзәге директоры вазыйфаларын башкаручы Венера Ефременкова. – Уртак эш нәтиҗәләре буенча укучылар берничә тапкыр төрле конференцияләр һәм фән олимпиадалары призерлары һәм җиңүчеләре булдылар».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International